Самые известные татары

Нижегородские татары.Биографический словарь Среда, 11.12.2024, 06:47
Приветствую Вас Гость | RSS
Главная | | Регистрация | Вход
Главная » 2013 » Август » 29 » ОРТда яңа цех
18:27
ОРТда яңа цех



Менә Сергач районына да җитештерү промышленностенең беренче карлыгачы "очып” җитте – Шөбиленең Фаил Арифуллин җитәкләгән ОРТ хуҗалыгында ярма цехы эшли башлады.

- Ярма цехы заманча немец технологияләре белән төзелгән, сәгатенә 1 тонна ярма җитештерә ала. Бүгенгә цехта ике сменада сигез кеше эшли. Алар арпа, бодай, борчак ярмасы тарттыралар. Әйтергә кирәк, хезмәт хакы югарылардан – 25 мең сумга кадәр җитә. Продукцияне кап-чыкларга төяп  Санкт –Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород шә-һәрләренең  "Ашан”, "Пятерочка” кебек эре кибетләренә озатабыз. Беренче партия (120 тонна) Питерга ООО "Северо-западная компания»сенә китте инде. Агрегатны бер чималдан икенчегә күчерүе күп вакыт ала. Шуңа күрә  3 миллион 700 мең сумлык тагы да бер  тегермән сатып алырга җыенабыз. Яңа агрегатта солы ярмасы – "Геркулес” та җитештереп булыр. Без җитештерү калдыкларын да чүплеккә ташламыйбыз, он көрпә-сеннән (отруби) грану-лалы комбикорм эшли-без. Бу туклыклы азыкны терлек яратып ашый, шуңа күрә аңа сорау зур. Чималны (бодай, арпа, борчак) үзебезнең кырларда үстерәбез. Гомумән, быел 1400 гектар чәчкән идек, шуның күбесен җыеп алдык инде, 300 гектар гына калды. Уртача һәр гектар 20 центнер уңыш бирә. Яңгырларга кадәр югарырак иде, әлбәттә, ләкин мондый кырыс һава шартларында бусы  да шатландыра. Хуҗалык басуларында ике "Дон”, ике "Енисей” комбайннары ура. Җыеп алган уңышның бер өлеше ярмага кит-сә, калганын киптермичә ам-            барларга салабыз, дымлылыгы ярыйсы гына бүгенгә. Киптергеч өрү – өстәмә чыгымнар бит. Ир-тән басуга чык төшмәсә, урак тизрәк барыр иде. Юеш бөртекнең кипкәнен көтеп вакыт югал-табыз. Ходай кояшлы көннәрен бирсә, тиздән тәмамларбыз уракны.

  Хуҗалыкта терлекчелек тар-магын да зурайтырга ният бар. Көзгә 3 мең баш каз алырга җыенам. Бәлки үгезләр дә үрчетермен, — дип сөйләде Фаил  Харис улы.

  Менә бит, Бөтендөнья сәүдә оешмасы да, кырыс базар системасы да андый ук куркыныч түгел икән җирдә эшли белгән егетләргә.

  Фаил Харисович, башлаган эшегез хәерле һәм табышлы булсын. Яңа эштә Сезгә яңа уңышлар телибез.

                                                                                                          Ринат СӨННӘТОВ.

Категория: Газета Туган Як | Просмотров: 1011 | Добавил: nizhgar-tatar | Теги: Шубино, Фаил Арифуллин, Шөбиле | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]


Шубино-Видео- Татарcкий видео портал села Шубино



2009 - 2013 © nizhgar-tatar.narod.ru-Нижегородские татары.Биографический словарь