14 апрельдә Казанның «Уникс» үзәгендә күренекле музыкант, баянчы, композитор, шагыйрь Ринат Сөләйман улы Вәлиевның иҗатына 20 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм кичәсе узды. Ике дистә ел дәвамында зур сәхнәләрдә чыгыш ясаган данлыклы артистны татарлар яшәгән бар төбәкләрдә дә бик яхшы беләләр, аның иҗатын яраталар.
Мин үзем дә Ринатны атаклы артист буларак кына түгел, ә бик игътибарлы, тыйнак, ачык күңелле кеше булганга да хөрмәт итәм. Шуңа күрә дә популяр артистның иҗат бәйрәме турында белүгә анда баруны үземә максат итеп куйдым. Хәйрия бүлеге җитәкчесе Зөһрә ханым Идрисова белән бу бәйрәмгә бик күп тамашачылар килгәнне күреп, күңелебезгә горурлык хисе тулды, сөенеч биләде. Бу хис безне бәйрәмнең башыннан азагына чаклы ташламады. Зәвыклы тамашачы Ринатның һәр чыгышын алкышлап каршы алды. Аның иҗат кичәсе моң һәм осталык, чын татар сәнгате бәйрәменә әверелде. Күпкырлы сәнгать эшлеклесе Ринат Вәлиевне олугъ бәйрәме белән тәбрик итәргә дә иң данлыклы татар сәнгать эшлеклеләре килгәннәр иде.
Шул исәптән, Нижгар татарларының яраткан җырчысы, Хәйдәр ага Бигичевның тормыш иптәше Зөһрә ханым Сәхәбиева дә Ринатны бик җылы тәбрикләп, уртак хәтирәләре белән бүлеште. Әле студент чагында ук Ринат әфәндегә бу искиткеч күркәм артистлар белән беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгарга насыйп булган икән. Алар белән алга табан да Рәсәйнең бик күп төбәкләрендә зур сәхнәләрдә чыгыш ясаган ул.
Кичәнең иң күңелле мизгелләренең берсе - Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова Ринат әфәндегә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткереп, аңа «Татарстанның атказанган артисты» дигән Мактаулы исем билгесен тапшырды.
Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Рифкат улы Тукаев «татар милләтенә күрсәткән олуг хезмәте өчен» медален тапшырды. Бүләкләрнең икесенә дә Ринат бик лаек, аңа дөресен әйткәндә, инде Халык артисты дигән мактаулы исем бирергә дә вакыттыр. Ул инде күптән чын мәгънәсендә халык артисты.
Сәхнәгә шулай ук Ринатның якташлары - атаклы баянчы, Татарстан халык артисты Рамил Сөләйман улы Курамшин, Түбән Новгород өлкәсе татарларының Казан якташлыгы рәисе Рифат Әхмәт улы Фаттәхов, Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Мөхәммәт улы Сөләйманов та аны бик матур тәбрикләп, бүләкләрен тапшырдылар.
Кичәнең тагын бер күркәм мизгеле – Ринат әфәнденең алты улы һәм бердәнбер матур кызчыгының сәхнәгә матур чәчкәләр тотып чыгып басулары. Дулкынландыргыч та, сөенечле дә күренеш иде бу. Әтиләрен барысы исеменнән котлап, олы улы Рәсүл җыр башкарды. Әйтергә кирәк, ул бик матур җырлады, тамашачылар аңа әтисенә караганда да күбрәк кул чапты. Иң кечкенә малае кулындагы гармун бу гаиләдә тере моң беркайчан да тынмас дигән ышаныч бирде.
Тагын бер сөенечле мизгел – Ринат Вәлиевнең уйнау техникасын оста үзләштереп, сәхнәгә аяк баскан яшь гармунчылар Айнур Моратов һәм Айдар Вәлиев чыгышы булды. Гомумән, Ринат Вәлиев эшләгән музыкаль эшкәртмәләр бүгенге көндә музыкаль уку йортларында уку-укыту программаларына кертелгән икәнен әйтми ярамас. Күп кенә яшь музыкантлар шул әсәрләрне башкарып, төрле Халыкара бәйгеләрдә җиңү яулыйлар, зур сәхнәләргә аяк басалар.
Бәйрәм кичәсенең бизәге булган Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» халык уен кораллары оркестрының оештыручысы да, аның беренче җитәкчесе дә Ринат Вәлиев. Ул оркестр да, Таһир Латифуллин җитәкчелегендәге бию коллективы да бу кичәгә Ринатның эшкәртмәсендәге махсус татар чыгышлары әзерләгәннәр. Ринат үзе дә төрле баян-гармуннарда, курайда үзенең әсәрләрен башкарды. Һәм сәхнәдә ни генә булмасын, бәйрәмнең башыннан азагына чаклы күңелдә горурлык хисе, ә башта бер уй иде: нинди сәләтле, нинди булган, нинди тырыш кеше бу Ринат! Ә кулымда милли җанлы, искиткеч шәхес – «Туган як» газетасын булдырган, анын беренче редакторы Рифат абыйның Региональ автономия тарафыннан дөнья күргән «Нижгар татарларының биографик энциклопедиясе». Анда Нижгар төбәгендә туып үскән, чыгышы белән шуннан булган иң булдыклы, иң данлыклы шәхесләр тупланган. Алар арасында грибанлы Ринат Сөләйман улы Вәлиев тә, һичшиксез, бар!!! Түзмәдем, сәхнәгә менеп шул китапны, шул сүзләрне Ринатка да җиткердем. Аның белән горурлануыбызны, соклануыбызны, иҗаты өчен рәхмәтләребезне дә әйтеп, Нижгарларның «визит карточкасы» булган казыны да тапшырырга онытмадым.
Ә бу искиткеч матур бәйрәм, башкалардан зәвыклыгы, күркәмлеге, ниндидер бер үзенә аерым миллилеге белән аерылып торган кичә атаклы татар музыкантлары, танылган баянчылар Рамил Курамшин, Кирам Сатиев, Рөстәм Вәлиев, Фәрит Хатыйповларның Ринат Вәлиев белән бергә күмәк гармунда уйнавы белән тәмамланды. Ә күз алдында Ринатның һәрчак елмаюлы ачык йөзе бүгенгәчә саклана, колакларда гармун чыңы, күңелләрдә - горурлык, рәхәтлек, зур шатлык әлегәчә хөкем сөрә.
P.S. Шунысы гына үкенеч, бу искиткеч матур бәйрәмне оештыручылар Ринатның туган ягындагы милли оешмаларга, татарлар күмәк яшәгән районнарга хәбәр бирмәделәр, чакыру да җибәрмәделәр. Ул очракта, аның иҗатына гашыйк, аны якын итүче күпсанлы якташларына да бу бәйрәмдә катнашу мөмкинлеге табылыр иде.
Зилә АХМАДУЛЛИНА
|